Социаль тармак белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча укуларын дәвам итәләр

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Резедә Габдрахманова республиканың төрле районнарыннан килгән коллегаларын укытуны дәвам итә.

Дәресләрнең төп бурычы – озак вакытлы карау системасы кысаларында авыручыларны карауның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, авыр өзлегүләр үсеше куркынычын киметү, кеше бәйсезлеген, мөстәкыйльлеген, автономлыгын саклап калу, туганнарга ярдәм итү.

Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен укулар «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны, өлешчә яки тулысынча үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләрне карау» темасына практиканы тапшыру һәм тест белән тәмамланды. Дәресләрдә тыңлаучылар хәрәкәт активлыгын, мускулларның һәм буыннарның атрофиясен профилактикалау, югалган функцияләрне яңадан торгызуга потенциалы булган гражданнарны тернәкләндерүнең өзлексез процессын тәэмин итү, тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес кулланырга һәм сайларга өйрәнделәр.

Резедә Солтановна уку вакытында туган барлык сорауларга да тулы җаваплар бирде. Хезмәткәрләр мондый дәресләрнең әһәмиятен югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International