Өй шартларында өлкән яшьтәге гражданнарны карау алымнарына өйрәтүне күздә тоткан «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә кертү кысаларында 17 нче март көнне Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече шәхси дәрес үткәрде.
Укулар өйдә социаль хезмәтләр алучыда узды. Социаль хезмәткәр Илүсә Галиева дәваланучы авыруларны ничек дөрес итеп карау турында сөйләде, шәхси гигиена кагыйдәләре һәм өзлегүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды.