Түбән Кама районының социаль хезмәткәрләре озак вакытлы карау системасына өйрәнәләр

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Түбән Кама «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Карау һәм тернәкләндерү мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Күптән түгел эшкә урнашкан социаль хезмәткәрләр өчен социаль эш буенча белгеч Г.М. Сабирова «Куркынычсыз пространство оештыру» дигән темага дәрес үткәрде.

Социаль хезмәткәрләр белән индивидуаль тәртиптә һәр хезмәт күрсәтүченең торак киңлегендә, аның функциональ мөмкинлекләрен исәпкә алып, мөмкин булган үзгәрешләр мисалларын карадылар.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында тормышка ашырыла торган әлеге чаралар, бер яктан, авыру өчен уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан, тәрбиячегә карау процессын җиңеләйтү өчен юнәлдерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International