Аксубай районында яшәүче өлкән кеше инсульттан соң социаль пакет ярдәмендә бушлай тернәкләнде

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районыннан Нина Ижутова инсульттан соң 3 ай эчендә озак вакытлы карау системасының социаль пакеты кысаларында күрсәтелгән хезмәтләр ярдәмендә бушлай тернәкләнде. Социаль пакет буенча бушлай хезмәтләр «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 2021 елның июненнән бирле күрсәтелә.

Нина Ижутова 2021 елның августында инсульт кичерү нәтиҗәсендә бәйләнешле сөйләм, хәрәкәтләрне координацияләү күнекмәләрен югалта һәм өлешчә паралич ала. Аксубай муниципаль районының «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үткәргән типлаштыру нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге ханымга чит кеше каравына мохтаҗлыкның 3нче дәрәҗәсен билгеләгәннәр.

Пенсионерга социаль хезмәтләр җыелмасын тәкъдим иттеләр, ул торгызу өчен кирәкле чаралар комплексын үз эченә ала. Нәтиҗәле социаль-тернәкләндерү чаралары һәм дәвалау физкультурасы ярдәмендә 3 ай узгач, ул мөстәкыйль рәвештә ризык кабул итә, тернәкләндерүнең техник чаралары ярдәмендә йөри һәм хәрәкәт итә, шулай ук сөйләмне аңлый башлады.

2022 ел башыннан алып озак вакытлы карау системасы кысаларында 5 меңнән артык татарстанлы ярдәм алды. Аларга көн саен өлкәннәр һәм инвалидларны карау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль хезмәтләр күрсәтелә:

- карау хезмәтләре (ризык хәзерләү, ризык кабул итүдә ярдәм, гигиена, көнкүреш хезмәтләре, хәрәкәт иткәндә ярдәм);

- социаль-тернәкләндерү хезмәтләре.

Хезмәтләр җыелмасы, чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнә:

1 дәрәҗә – атнасына 7дән 14 сәгатькә кадәр;

2 дәрәҗә – атнага 14тән 21 сәгатькә кадәр;

3 дәрәҗә – атнага 21дән 28 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International