Озак вакытлы карау системасы аз хәрәкәтләнүче кешеләргә активлыкны сакларга ярдәм итә

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр уздыралар. Чираттагы дәрес инсульт кичергән һәм мөстәкыйль хәрәкәт итә алмый торган 1 төркем инвалидның куркынычсыз хәрәкәт итүенә багышланган иде.

Индивидуаль дәресләрдә белгечләр социаль хезмәт алучыны һәм аның хатынын тернәкләндерүнең техник чаралары, аерым алганда, роллатор белән таныштырдылар. Рәшит Садрисламович белән Гөлҗиһан Мөззакиевнага тәгәрмәчле роллатор йөрүдә кыенлыклар кичерүче кешеләр өчен билгеләнгән, дип аңлаттылар. Җайланмалар өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышта шәхси мобильлеген арттыру чарасы буларак та популяр.

Социаль хезмәтләр алучыга роллаторның махсус култыксалары караваттан җиңелрәк торырга мөмкинлек бирүе аеруча ошады. Шулай ук ул техник тернәкләндерү чарасы координацияне сакларга ярдәм итә, урамда һәм өйдә куллану өчен туры килә, дип билгеләп үтте.

Дәрес барышында гаилә пары тәгәрмәчле роллатор сатып алырга теләк белдерде. Озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру өчен җаваплы белгечләр товар сатып алу буенча консультация алу өчен ортопедик салон белән элемтәгә керделәр. Роллаторны якын арада китерергә тиешләр.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр тыңлаучыларга кирәкле белемнәр алырга мөмкинлек бирә, шуның нәтиҗәсендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның һәм карауны гамәлгә ашыручы гражданнарның тормыш сыйфаты яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International