Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Резедә Габдрахманова Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен укытуны дәвам итә.
Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен чираттагы укулар оештырылды. Дәреснең темасы – «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, өлешчә яки тулысынча үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләрне карау. Өйдә һәм ярымстационар социаль хезмәт күрсәтү рәвешләрендә карау буенча хезмәт күрсәтү күнекмәләре, шул исәптән озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыруның уңышлы халыкара практикалары белән танышуны да кертеп».
Дәреснең төп бурычлары – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауда өстәмә күнекмәләр булдыру, өлкән яшьтәге гражданнарда булган ресурсларны саклау һәм үстерү, авыру, имгәнүләрне һәм яшьне исәпкә алып, төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү.
Эш стажына карамастан, һәр хезмәткәр мондый тренингларның файдасын билгеләп үтте.