Яр Чаллы «Перекресток» социаль адаптация үзәге базасында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р.С. Габдрахманова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационар алыштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтте.
Укыту программасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең стационарларда һәм ярымстационарларда аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны карау сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрергә һәм нәтиҗәле эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Дәресләрдә хезмәткәрләр кешене түшәк чикләрендә дә, аннан читтә дә дөрес һәм куркынычсыз итеп хәрәкәтләндерергә, урын-җирдә ашатырга, эчке киемне алыштырырга, коенырга һәм кирәкле манипуляцияләрне үткәрергә өйрәтәләр. Шулай ук катнашучылар тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес сайлап алу һәм куллану буенча мәгълүмат алалар.
Тыңлаучылар билгеләп үткәнчә, алган белемнәр һәм күнекмәләр ятып торучы авырулар белән манипуляцияләрне башкарганда куркуны җиңәргә ярдәм итәчәк.