Социаль хезмәтләр алучыларны мәгълүмати технологияләр белән таныштыралар

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре мәгълүмати чаралар үткәрделәр. Аларда озак вакытлы карау системасы белән колачланган чит кеше ярдәменә беренче дәрәҗәдә мохтаҗ социаль хезмәтләр алучылар катнаша.

Гражданнарны «цифрлаштыру» төшенчәсе, Интернетта эшләү нигезләре, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр белән таныштырдылар. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә кулланырга өйрәттеләр, онлайн сатып алу мөмкинлекләре һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International