Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ катнашында эш бирүче көне үткәрде.
Чара 28 июльдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән ш., Татарстан ур., 1 йорт.
11 июльдә министрлыкта мәшгульлеккә ярдәм итү өлкәсендә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Конкурсның максаты – эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшчәнлегенә яңа алымнар кертү.
Кадрлар потенциалын, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын арттыру максатыннан 2019 елдан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырыла.
Хезмәткәрләргә социаль гарантияләр һәм ташламалар бирелә.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләр белән очрашу үткәрде. Төп максат эш бирүчеләргә эшсез гражданнарга туры килә торган эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән гражданнар өчен өлешчә хезмәт хакына субсидияләр алу мөмкинлеге турында хәбәр итү иде. Чарада 10 эш бирүче катнашты.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу узды. Очрашуның темасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча чараларны тәкъдир итү булды.
Яшел Үзән районында яшәүче Оксана күптән фотография белән мавыккан һәм бу шөгыльне һөнәргә әйләндерергә хыялланган. Әлеге хыялны тормышка ашырырга Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булышканнар.
Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, яшьләргә ярдәм итү үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре булып киткән. Очрашуның төп темасы 30 яшькә кадәр булган яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү булды.
14.00 сәгатьтә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры башлана. Чыгарылышның темасы – «Хезмәт базарындагы вәзгыять һәм халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү».