Зәйдә «Хатын-кызларча уңыш» клубы эшли башлады

2023 елның 14 апреле, җомга

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршында хатын-кызлар клубы ачу турында карар кабул ителде. Бу инициатива охшаш кызыксынулар белән берләшкән хатын-кызлар өчен бердәм аралашу урыны булдыру максатыннан гамәлгә ашырылды.

13 апрельдә узган беренче утырышта клуб Советы әгъзалары рәсми булмаган шартларда эш планы турында фикер алыштылар. Күпчелек тавыш белән мәшгульлек үзәге каршындагы хатын-кызлар клубын кыскача «Хатын-кызларча уңыш» дип атадылар.

Клубта мастер-класслар, лидерлык сыйфатларын үстерү буенча тренинглар, күчмә чаралар, челленджлар, конкурслар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, эшлекле уеннар, марафоннар, тематик иртәнге ашлар, консультацияләр, остазлык программалары һ. б. үткәреләчәк. Моннан тыш, уңышлы хатын-кызлар белән очрашулар оештырылачак, алар үз тәҗрибәләре һәм уңыш серләре белән уртаклашачак.

Хатын-кызлар клубында катнашу өчен, яшьләренә, белемнәренә һәм эш тәҗрибәсенә карамастан, теләгән барлык хатын-кызлар мөрәҗәгать итә ала.

Киләсе очрашу май аена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International