17 майда Казан шәһәренең Совет районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге идарәсендә 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнар өчен ачык ишекләр көне узачак.
Кунаклар «Вкусно и точка» предприятиесенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән очраша, вакансияләр турында мәгълүмат һәм эшкә урнашуга юллама ала алачак. Мәшгульлек хезмәте белгечләре хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Чара Казан шәһәре, Р. Зорге ур., 102 йорт адресы буенча 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак.
Керү һәм килүчеләр өчен барлык хезмәтләр бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 205-54-53.