Министр Эльмира Зарипова мәшгульлек хезмәте эшчеләрен котлады

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

32 ел элек, 1991 елның 19 апрелендә, «Россия Федерациясе халкының мәшгульлеге турында» Законы кабул ителде. Бу көнне Дәүләт мәшгульлек хезмәте тарихы башланып китте. Татарстан Россиядә мәшгульлек хезмәтенең барлыкка килүенә һәм үсешенә үз өлешен кертте.

Мәшгульлек хезмәте барлыкка килгәннән бирле бүгенге көнгә кадәр республикада:

- 2,8 млн граждан эшкә урнаштырылды;

- 187 мең граждан укулар үтте һәм квалификациясен күтәрде;

- 291,9 мең граждан җәмәгать эшләрендә катнашты;

- 1,6 млн яшүсмер беренче эш тәҗрибәсен алды;

- 52 мең граждан үзмәшгуль буларак теркәлде, алар 11 мең өстәмә эш урыны булдырды.

«Демография» илкүләм проекты һәм аның «Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты кысаларында 2019 елдан республикада мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Мәшгульлек үзәкләрен модернизацияләү программасы ярдәмендә Яр Чаллы, Әлмәт һәм Кукмарада «Россия эше» кадрлар үзәкләре ачылды.

Хәзерге вакытта мәшгульлек хезмәте замана таләпләренә туры килеп күпчелек хезмәтләрне электрон рәвештә «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында (https://trudvsem.ru/) күрсәтә. Эш белән тәэмин итү системасына кертелгән инновацион үзгәрешләр эшсезләргә яшәү урыннарына бәйсез рәвештә эш табырга, ә эш бирүчеләргә кирәкле квалификацияле кадрлар сайларга мөмкинлек бирә.

Татарстанның мәшгульлек хезмәте – Россиядә иң тиз үсеш алучы социаль хезмәтләрнең берсе. Узган ел республика казанышлары федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде: «Россия эше» Яр Чаллы кадрлар үзәге мәшгульлек өлкәсендә беренче Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип танылды.

Әлбәттә, бу уңышларның нигезендә квалификацияле белгечләр төркеме тора: бүген тармакта 800 дән артык хезмәткәр исәпләнә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм мәшгульлек хезмәте ветераннары! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Булачак проектлар өчен энергия, шәхси тормышта иминлек, сәламәтлек телим! Һөнәрегез шатлык китерсен һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачсын.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International