Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» порталында 30 меңгә якын вакансия урнаштырган

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» эш һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 29 875 тәшкил итте. Шулардан:

- 19,2 % җитештерүдә (5,7 мең эш урыны);

- 6,5 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсендә (2 мең эш урыны);

- 6,0 % транспорт өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);

- 6,2 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);

- 6,1 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);

- 3,8 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,1 мең эш урыны);

- 2,2 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,7 мең эш урыны);

- 0,4 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);

- 49,6 % – башка өлкәләр (14,8 мең эш урыны).

2023 елның 18 маена Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 0,21 тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 6 399 граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International