Яшел Үзәндә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләделәр

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советының быел икенче утырышы узды.

Дүрт эшсез граждан түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча бизнес-планнар яклады: электроэпиляция буенча хезмәтләр күрсәтү, фотограф хезмәтләре күрсәтү, инструментны һөнәри үткенләү буенча хезмәтләр күрсәтү, бәйрәмнәр һәм тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү. Барлык бизнес-планнар буенча уңай карар чыгарылды.

Килешү имзаланганнан соң һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң, гражданнарга бизнес-планны гамәлгә ашыруга 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International