Зәй районында эшсез гражданнар өчен эш бирүчеләргә экскурсияләр оештырыла

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

«Бердәм Россия» минем белән карьерам» федераль проекты кысаларында Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче гражданнар өчен «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерына экскурсия оештырды. Ун эшсез граждан һәм өч эш эзләүче кешедән торган төркем балалар сәламәтләндерү учреждениесенә бардылар.

«Факел» БСЛ – «Татнефть» төркеменең социаль объекты. Лагерь 2003 елда төзелгән һәм Зәйдән егерме километр ераклыкта урнашкан. Бүген социаль объект кадрларга бик мохтаҗ һәм хезмәтчеләрне эшкә чакыра.

Балалар лагеры начальнигы Валентина Потупчик лагерь территориясе, ике йокы корпусы, шулай ук административ-хуҗалык корпусы буенча экскурсия үткәрде. Ул экскурсантларга потенциаль эшчеләргә куелган таләпләр, эш режимы, хезмәт хакы, социаль гарантияләр турында сөйләде. Экскурсиядә катнашучылар үз күзләре белән хезмәтчеләр эшләгән шартларны күрә, функциональ бурычлар белән таныша алдылар.

Экскурсия нәтиҗәләре буенча биш кеше лагерьда эшкә урнашу белән кызыксынды. Чара тәмамланганнан соң теләге булганнар алдан әңгәмә узып, үз резюмеларын калдыра алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International