29 мартта Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча эшсезләр арасыннан дүрт кеше «1С: Бухгалтерия» гамәли бухгалтерлык программаларын өйрәнеп бухгалтерлык хисабы һәм салым салу» программасы буенча укуга кереште. Укуны оештыручы – «Эрудит – Селдом» шәхси өстәмә белем бирү учреждениесе (Яр Чаллы шәһәре).
Курс буенча уку дәвамлылыгы 3 ай тәшкил итәчәк. Бу вакыт эчендә тыңлаучылар предприятиенең төп эшчәнлегенә салым салу һәм бухгалтерлык хисабы буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләр алачак. Уку программасын узганнан соң, квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча һөнәри яңадан әзерләү турында диплом биреләчәк.
Хәзерге вакытта эшсез гражданнар өчен түбәндәге һөнәрләр буенча төркемнәр формалаша: маникюр буенча белгеч, косметолог, сметачы, логист. Тулырак мәгълүмат алырга һәм укуга язылырга 8 (85558) 7-15-43 телефоны буенча мөмкин.