Хезмәт министрлыгы татарстанлыларга кирәкле һөнәрләргә ничек бушлай укып булуын аңлатты

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

«Демография» илкүләм проекты кысаларында узган елда Татарстанда 9 меңнән артык кеше хезмәт базарында кирәкле программалар буенча түләүсез укыту узган. Аларның эшкә урнашу дәрәҗәсе 92 % тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде.

«Татарстанда 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, пенсия алды яшендәгеләр, өч яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар түләүсез укый ала. Моннан тыш, хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм җиде яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче хатын-кызлар, эшсезләр һәм эштән азат итү куркынычы астында булган эшчеләр укый ала», – дип сөйләде ул.

Шулай ук хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләргә 35 яшькә кадәрге яшьләрнең аерым категорияләре, Украина гражданнары һәм Украина территориясендә даими яшәүче гражданлыгы булмаган, качак таныклыгы яки Россия территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык алган кешеләр бушлай укый ала. Шул ук вакытта укучыларга алга таба эшкә урнашу буенча билгеле бер йөкләмәләр йөкләнә.

Быел парта артына 500 кеше утырган инде. Алар «Мәгълүмати куркынычсызлык нигезләре һәм шәхси мәгълүматларны саклау», «Икътисади куркынычсызлык», «Логистика», «Хисапчылык», «Смета эше», «Педагогика», «Мәктәпкәчә белем бирү», «Кадрлар администрациясе», «Маркетплейслар менеджеры» һ. б. программалар буенча белем алалар.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, уку өчен «Россия эше» порталында теркәлергә, тиешле программаны сайларга һәм килешү төзергә кирәк. Шуннан соң һөнәри юнәлеш тестларын үтү өчен мәшгульлек хезмәтенә килергә кирәк.

Укуны ике федераль оператор үткәрә – РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Томск дәүләт милли тикшеренү университеты. Якын арада проектка өченче федераль оператор – Һөнәри белемне үстерү институты кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International