Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча дәрес узды.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шәхси программа буенча даими тернәкләндерү нәтиҗәсендә социаль хезмәтләр алучыларның хәлендә уңай нәтиҗәләр күренә.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә изостудия белгече Алинә Софронова ком анимациясе буенча дәресләр үткәрә.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» программасы кысаларында кислород коктейлеры сатып алганнар.
Коррекцияләү-белем бирү процессын яхшырту максатыннан Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед кабинеты яңа инновацион җиһазлар белән тәэмин ителде.
30 июнь көнне Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчинның Татарстан Республикасына визиты кысаларында түгәрәк өстәл узды.
Министрлыкның Республика ресурс үзәге тарафыннан инвалидларны, шул исәптән үсешләрендә тайпылышлары булган балаларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча хезмәт күрсәтүче социаль өлкә белгечләрен өстәмә һөнәри укыту буенча системалы эш гамәлгә ашырыла.
27 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тәҗрибәсе» дигән темага семинар узды.
12 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.
Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яңа җиһазлар кулланып актив эш алып барыла. «Инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын камилләштерү» федераль программасы буенча арканың мускул тонусын оптимальләштерү өчен ипотренажер һәм «Имитрон» йөреш имитаторы тренажеры сатып алынды.