«Астра» үзәге тернәкләнүчеләре федераль программа буенча алынган планшетта шөгыльләнә

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә изостудия белгече Алинә Софронова ком анимациясе буенча дәресләр үткәрә.

Реабилитация курсы узучы балалар «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү» федераль программасы буенча сатып алынган планшет өстәлендә рәхәтләнеп шөгыльләнәләр. Ком анимация баланың эчке потенциалын, логик һәм образлы фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, балалар белән эшләүдә ком анимациясе психикага комплекслы йогынты ясарга һәм киеренке халәтне бетерергә ярдәм итә, хис күнекмәләрен үстерергә һәм белем алу процессын гадиләштерергә ярдәм итә. Шулай ук дәресләр кулларның вак моторикасын үстерә, баланың эмоциональ фонына уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International