«Шнурлау» моториканы һәм сөйләм күнекмәләрен үстерә

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча дәрес узды.

Шәхси дәресләрдә «Шнурлау» дигән күнегү кулланылды. Ул вак моториканы үстерү һәм яхшырту өчен менә дигән чара булып тора.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең еш кына моторикасы начарая: аларга язарга, вак предметларны аерырга, төймәләргә бик читен. Бармаклар тиз арада арый һәм тыңламый башлый.

Әлеге проблеманы кисәтү өчен социаль тернәкләндерү буенча белгеч даими рәвештә тернәкләндерү дәресләре үткәрә, бармаклар моторикасын, кулларның мускул көчен, хәрәкәтләрне координацияләүне, сөйләм күнекмәләрен, игътибарлыкны үстерә.

«Шнурлау» – вак моториканы камилләштерүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе. Мондый күнегүләрнең максаты – бармакларның һәм кулларның хәрәкәтчәнлеген арттыру, сенсор моториканы һәм сөйләм күнекмәләрен яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International