27 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тәҗрибәсе» дигән темага семинар узды.
Семинар кысаларында өч тематик мәйданчык эшләде. Шуларның беренчесе 2022 нче елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган иде. Мәйданчыкта халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм территориаль үзәге директорлары катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева балигъ булмаганнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең төп проблемалары һәм казанышлары турында сөйләде. Имин булмаган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар белән эшләүнең нәтиҗәле тәҗрибәсен Бөгелмә районындагы «Салават күпере» үзәге директоры Альбина Татлыева һәм Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина тәкъдим иттеләр.
Тематик мәйданчык форматы катнашучыларга сораулар, теләкләр белән алмашырга, төп проблемалар турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.
Икенче тематик мәйданчык «Балигъ булмаганнарның девиант тотышын коррекцияләү һәм профилактикалау практикасы» темасы буенча укыту семинары рәвешендә тәкъдим ителде. Семинарны тыңлаучылар һәм спикерлар булып комплекслы үзәкләрнең, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларның, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм территориаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре психологлары, социаль педагоглары булдылар. Семинарда шулай ук ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының «Ориентир» Ресурс үзәгенең социаль челтәрләрне мониторинглау бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Георгий Головнев чыгыш ясады.
Семинарда презентацияләр һәм практик мастер-класслар форматында балигъ булмаганнарның девиант тотышын коррекцияләү һәм профилактикалау буенча социаль өлкә учреждениеләре тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Өченче мәйданчык инвалидны һәм менталь тайпылышлары булган баланы тернәкләндерү һәм абилитация маршруты мәсьәләләренә багышланган иде. Катнашучылар – инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре. Мәйданчыкта инвалид балаларны тернәкләндерү мәсьәләләре буенча инновацион алымнар, шулай ук учреждениеләрнең бу юнәлештә нәтиҗәле тәҗрибәсе тәкъдим ителде.