«Шәфкать» үзәгендә логопед кабинетын инновацион җиһазлар белән тәэмин иттеләр

2022 елның 1 июле, җомга

Коррекцияләү-белем бирү процессын яхшырту максатыннан Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед кабинеты яңа инновацион җиһазлар белән тәэмин ителде. «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» федераль программасы кысаларында учреждениедә интерактив өстәл, мәгълүмати-күрсәтмә һәм уен әсбаплары, сөйләм үсешенең төрле юнәлешләре буенча электрон программалар, «Дэльфа 142-1» логопед тренажеры, дисграфиянең барлык төрләре белән эшләү өчен «Сүзлек диңгезе» программасы сатып алынды.

Программалар сөйләмдәге тайпылышлар белән эшләүнең төрле юнәлешләрен колачлый: артикуляция һәм сулыш алу күнегүләре, сөйләмнең тавыш ягын үстерүдәге кимчелекләрне тулыландыру, сүзлек запасын тулыландыру, ишетү сәләтен һәм фонематик ишетүне үстерү, грамматик төзелешне формалаштыру һ.б. Болар барысы да укыту процессына кызыксыну арттырырга мөмкинлек бирә, тәрбияләнүчеләрдә мөстәкыйль эш һәм үз-үзеңне тикшерү күнекмәләре үсә.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре фикеренчә, мондый укыту киләчәктә традицион алымнарны гына куллануга караганда яхшырак һәм тотрыклырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International