Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шәхси программа буенча даими тернәкләндерү нәтиҗәсендә социаль хезмәтләр алучыларның хәлендә уңай нәтиҗәләр күренә.
Мәсәлән, көндезге төркемдә социаль хезмәт алучы Александр Рябков тернәкләндерү башында чит кеше, аерым алганда, әнисе Любовь Давыдовна ярдәменә мохтаҗ булган. Аңа психоэмоциональ фонны тотрыклыландыру буенча психокоррекцион чаралар таләп ителде.
Бүлек белгечләре тарафыннан Рябков өчен социаль хезмәтләр күрсәтүнең шәхси программасы нигезендә индивидуаль программа һәм индивидуаль план төзелде.
Көн саен үзәктә булу һәм уртак эшчәнлектә актив катнашу вакытында Александрның социумга һәм көнкүрешкә җайлашуында уңай динамика күзәтелә башлады.
Тумыштан когнитив сәламәтлек бозулары булуына карамастан, Александр күп кенә биремнәрне мөстәкыйль рәвештә, чит кеше ярдәменнән башка үти башлады.
Коррекцион чаралар һәм бүлек хезмәткәрләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә Александр мөстәкыйль рәвештә, әнисеннән башка, «Ышаныч» үзәгенә йөри, аның кулларының вак моторикасы яхшырды, «Иҗади остаханә» дәресләрендә ул төрле эшләнмәләр ясый башлады.
Александр күмәк иҗади һәм ял итү эшчәнлегендә актив катнаша. Александрны тернәкләндерүдә иң нәтиҗәле технологияләрнең берсе музыкаль терапия булган: җырлау уңай эмоцияләр тудыра, бу исә психосоматик һәм психоэмоциональ процессларга йогынты ясый.
Александр Рябков үзе дә мондый дәресләрнең уңай нәтиҗәсен билгеләп үтә һәм «Ышаныч» коллективына бердәм эш һәм, иң мөһиме, аның тормышында уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт белдерә.