«Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә яңа җиһазлар апробацияләнә

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яңа җиһазлар кулланып актив эш алып барыла. «Инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын камилләштерү» федераль программасы буенча арканың мускул тонусын оптимальләштерү өчен ипотренажер һәм «Имитрон» йөреш имитаторы тренажеры сатып алынды.

Бүген яңа җиһазларны апробацияләү барышы белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова танышты. Тернәкләндерү үзәге белгечләре яңа кертелгән методикалар турында сөйләделәр: «Лингвостим» приборын кулланып нейростимуляция, ком терапиясе алымы ярдәмендә когнитив коррекция, газета трубкаларыннан үрү ярдәмендә тән сизгерлеген коррекцияләү. Социаль хезмәт алучылар үзләре дә мондый тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International