Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» программасы кысаларында кислород коктейлеры сатып алганнар. Ул экологик зарарлы факторларның тискәре йогынтысын профилактикалау, иммунитетны ныгыту, балаларда үпкә авыруларын профилактикалау һәм дәвалау өчен кулланыла торган кислород коктейле әзерләү өчен билгеләнгән.
Балаларга энтераль оксигенотерапия процедурасы бик ошады. Тәмле, баллы коктейль һәркемгә дә хуш килде. Аны системалы рәвештә куллану сәламәтлек торышын яхшырта, иммунитетны арттыра һәм кәефне күтәрә.