12 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.
Министр кече яшьтәге балалар белән индивидуаль һәм төркемле дәресләрдә булды. Ата-аналар белән әңгәмә вакытында ул тернәкләндерү курсы кысаларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре буенча кире элемтә алды. Шулай ук Э.А. Зарипова алган күнекмәләрне өй шартларында ныгыту кирәклеген билгеләп үтте.
«Инвалидларны комплекслы реабилитацияләү һәм абилитацияләү системасын камилләштерү» федераль программасы буенча җиһазландырылган сенсор интеграциясе кабинетында министр сенсор җиһазлары комплексын нәтиҗәле куллануга игътибар итте.