30 июнь көнне Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчинның Татарстан Республикасына визиты кысаларында түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл эшендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы каршындагы Инвалид балалар эшләре буенча координация советы әгъзасы, «Наш Солнечный Мир» инвалидларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Игорь Шпицберг, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
«Апрель» үзәге директоры Наталья Трифонова оешманың 20 ел эшләү дәверендә оешкан баланы туганнан һәм олы тормышка аяк басканчы озата бару маршрутын тәкъдим итте. Шулай ук балаларга иртә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, озата барып яшәү буенча актуаль темаларга фикер алыштылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Татарстанның башка тернәкләндерү үзәкләренең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.