Социаль контракт – ярлылыкны җиңүнең мөһим коралы. 2022 елда республикада 7 меңнән артык социаль контракт төзелгән, нәтиҗәдә 4 375 кеше эшкә урнаштырылган, 2 227 татарстанлы үз эшен ачкан, 152 граждан шәхси ярдәмче хуҗалык булдырган.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Снежанна Горбунова социаль хезмәт алучылар белән «Социаль контракт: яңа мөмкинлекләр» дигән темага мәгълүмат сәгате оештырды.
2022 елда Татарстанда 7 266 социаль контракт төзелгән. Социаль контрактлар ярдәмендә 4 379 кеше эшкә урнашты, 2 227 граждан үз эшен ачты, 152 граждан шәхси ярдәмче хуҗалык булдырды.
Минзәлә районында яшәүче Венера Мәхмүтова ике бала анасы. Ул сатучы булып эшләгән, шулай ук бу вакытта массажлыкка укыган укыды. Яңа эшчәнлек аның яраткан хоббиына әйләнә. Ул чакта Венера Мәхмүтова гади диван сатып ала һәм массажны үзенең танышларына ясый башлый.
Теләче районында яшәүче Кәримов Руслан шәхси ярдәмче хуҗалык төзүгә социаль контракт төзегән һәм дәүләт ярдәме белән сарыклар үрчетә башлаган.
Кама Тамагы районында яшәүче 33 яшьлек Җамалиев Рамил 2022 елның июнендә эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруга социаль контракт төзегән.
Татарстанда социаль контракт нигезендә дәүләттән ярдәм алган авыл халкы үз тәҗрибәләре һәм уңышлары белән уртаклаша. Чүпрәле районыннан Лилия С. шәхси хуҗалыкны оештыруга социаль контракт төзеде һәм контракт кысаларында бүлеп бирелгән акчага сыер сатып алды. Хәзер гаилә сөт сату белән шөгыльләнә.
ТР Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәһәр һәм районның инициативалы халкына үз эшләрен ачарга ярдәм итә.
Лениногорск шәһәрендә яшәүче Алинә А. – маникюр остасы. Хатын-кыз озак вакыт үз эшен ачарга һәм чын профессионал булырга хыялланып йөргән. Ләкин хыялын тормышка ашыру өчен финанс чаралары булмаган.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз керемле гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барыла.