Сәгать унда «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры катнашында матбугат конференциясе башланды. Чараның темасы – «Татарстан Республикасында хезмәт һәм мәшгульлек: яңалыклар, динамика, тенденцияләр һәм үсеш».
Матбугат конференциясе кысаларында Эльмира Зарипова хезмәтне саклау мәсьәләләрен яктыртачак, республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять, кече эшмәкәрлекне үстерүгә һәм эшсез гражданнарның үз эшләрен ачуга ярдәм итү турында сөйләячәк. Спикер чыгышында аерым блок булып татарстанлыларга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү мәсьәләсе тора.
Матбугат конференциясе трансляциясен сылтама буенча карарга була: https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-na-temu-trud-i-zanyatost-v-respublike-tatarstan-novshestva-dinamika-tendencii-i-razvitie-5820805.