Үз эшләрен ачарга теләүче татарстанлылар социаль контракт рәвешендә дәүләт ярдәме ала ала

2023 елның 25 августы, җомга

Үз эшен ачуда гражданнарга ярдәм итүнең нәтиҗәле бер формасы – социаль контракт. Социаль контракт дәүләт һәм авыр тормыш хәлендә булган граждан яки гаилә арасында төзелә.

2022 елда 7 266 социаль контракт төзелгән (16 313 кеше колачланган):

4 379 – эшкә урнашу максатыннан;

2 227 – ШЭ, үзмәшгульлек;

152 – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә;

508 – башка чараларга, авыр тормыш ситуациясен җиңүгә.

Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга күрсәтелә, алар, алардан бәйсез сәбәпләр аркасында, Татарстан Республикасында халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк җан башына уртача керемгә ия булырга тиеш (эшкә яраклы халык өчен – 13 319 сум, пенсионерлар өчен – 10 508 сум, балалар өчен – 11 852 сум).

Контракт төзү өчен яшәү урыны яки аз керемле гаиләнең тору урыны буенча территориаль социаль яклау органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International