«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 4 апрельдә Чүпрәле районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге социаль контракт төзү буенча укыту оештырды.
Очрашуда районның социаль яклау бүлеге башлыгы Зөлфия Йосыпова катнашты. Ул чарада катнашучыларга социаль контракт формасында дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге турында җентекләп сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, социаль контракт – аз керемле гаилә / граждан белән килешү, аның нигезендә дәүләт акча бирә, ә гражданнар үз гаиләләренең матди иминлеген яхшырту бурычын үз өстенә ала. Мәсәлән, акчалар эшкә урнашуга, үз эшеңне ачуга, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелә.