Социаль контракт – ярлылыкны җиңүнең мөһим коралы. 2022 елда республикада 7 меңнән артык социаль контракт төзелгән, нәтиҗәдә 4 375 кеше эшкә урнаштырылган, 2 227 татарстанлы үз эшен ачкан, 152 граждан шәхси ярдәмче хуҗалык булдырган.
Балтач районы Шубан авылында яшәүче Алмаз Габделхаков гаиләсендә өч кечкенә бала тәрбиялиләр. Аның хатыны декрет ялында, ә ирнең даими эше булмый. Район социаль яклау бүлегендә Алмаз Габделхаковка социаль контракт мөмкинлекләре турында сөйләделәр, үзмәшгульлек сыйфатында теркәлергә һәм үз эшен ачарга ярдәм итәләр. Алмаз Габделхаков коеп бик матур әйберләр ясый икән.
Дәүләт ярдәме акчаларына ул эш өчен кирәкле барлык инструментларны сатып ала. Заказлары да бик күп – оригиналь кул эшләре бик популяр. Нәтиҗәдә, гаилә үзенең финанс хәлен яхшырткан, ТКХ өчен бурычларын түли алган.
Балтач районында 2022 ел дәвамында 125 социаль контракт төзелгән. Гаилә әгъзаларын исәпкә алып, 270 кеше колачланган.
«Безнең төп бурычыбыз – социаль контракт ярдәмендә гаиләне ярлылыктан чыгару. Үз тормышларын яхшыртырга омтылучылар өчен бу бик әйбәт корал», – дип сөйли район социаль яклау бүлеге начальнигы Алсу Гатиятуллина.