Бүген Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Уңыш серләре» хатын-кызлар клубы утырышы узды. «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында үткәрелгән чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев катнашты.
Утырыш барышында декрет ялында булган хатын-кызларга мәшгульлек хезмәте хезмәтләре, «Демография» милли проекты кысаларында һөнәри белем бирү шартлары турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук аларга резюме төзү, эшкә урнаштыру, шул исәптән социаль контракт кысаларында, мәсьәләләре буенча киңәш бирделәр. Чакырылган эш бирүчеләр вәкилләре актуаль вакансияләр турында хәбәр иттеләр.
Утырыш барышында шулай ук «Файда һәм илһам» эшкуарлык фестивален үткәрү турында фикер алыштылар. Ул үз эченә хатын-кызлар өчен мастер-класслар һәм тренинглар алачак.
Утырышта катнашучылар шулай ук 23 мартта узачак «Уңыш серләре» хатын-кызлар клубының ачык ишекләр көнендә катнашырга чакыру алдылар.