Лениногорск халкына социаль контракт мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Снежанна Горбунова социаль хезмәт алучылар белән «Социаль контракт: яңа мөмкинлекләр» дигән темага мәгълүмат сәгате оештырды.

Чараның максаты – Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында каралган социаль ярдәм чаралары турында гражданнарга мәгълүмат бирү. Чарада катнашучыларга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен төзү шартлары турында аңлатмалар бирелде. Шулай ук гражданнар белән социаль адаптация программасына керә алырлык чаралар, ягъни эшкә урнашу, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру, үзмәшгульлек оештыру һәм гражданның авыр тормыш хәленнән чыгуына ярдәм итә алырлык башка чаралар турында да сөйләшенде.

Лениногорск районы халкы чарада актив катнашты, үз сорауларына җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International