Ул аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү өчен булдырылган. Шулай ук биредә хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла. Азнакайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр кулинария мәктәбендә авыр булмаган ризыклар һәм тәмле камыр ризыклары әзерләргә өйрәнәчәкләр.
Өлкәннәр декадасын йомгаклап, Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мода 70+» дигән чара уздырдылар. «Көмеш» яшьтәге биш модель подиум аша узды. Барлык кыяфәтләр дә зәвыклы һәм бик матур иде
«Иҗат шатлыгы» түгәрәге Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында бик популяр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үз сәләтләрен үстерергә һәм яңа талантлар ачарга мөмкинлек бирә торган төрле мастер-класслар үткәрә.
1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар программасы планлаштырылган.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Гүзәлия Мостафина «Үзеңә үзең дизайнер» дигән дәресләр уздырды.
Бүген Укытучылар көне билгеләп үтелә. Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Валентина Никитцова, әйтик, гомерен балаларны укытуга багышлаган – ул 25 ел Ленинград өлкәсенең район мәктәпләренең берсендә математика укытучысы булып эшләгән.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорттан социаль хезмәт алучылар өчен музей урамы буйлап экскурсия оештырдылар. Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге мөдире Гөлшат Храмова экскурсантларны «Спасс өязе дворянлыгы музее» экспозициясе, «Елгадагы шәһәр», «Болгар чәй мәҗлесе», Абдулла Алиш музейлары белән таныштырды.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Көзге елмаю» конкурс-күңел ачу программасын оештырдылар.
1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара үткәргәннәр. Шулай итеп, учреждениедә бәйрәм табыны, «Мин сине яратам, тормыш» әдәби-музыкаль кичәсе оештырылган.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Бию батлы» дигән чара узган. Өлкәннәр бию бәйгесендә бик теләп катнаштылар һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.