Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорттан социаль хезмәт алучылар өчен музей урамы буйлап экскурсия оештырдылар. Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге мөдире Гөлшат Храмова экскурсантларны «Спасс өязе дворянлыгы музее» экспозициясе, «Елгадагы шәһәр», «Болгар чәй мәҗлесе», Абдулла Алиш музейлары белән таныштырды.
Кунаклар игътибарына кызыклы экспонатлар: борынгы кием, аяк киеме, савыт-саба, балык тоту әйберләре, самавырлар һәм башкалар тәкъдим ителде. Интернат-йортта яшәүчеләр бу җирләрдә кешеләр ничек яшәгәннәрен һәм ни белән шөгыльләнгәннәрен белделәр. Болар барысы да Идел буе Болгар дәүләте, туган як халкының үткәне белән кызыксыну уятты.
Очрашуда катнашкан һәр кеше истәлеккә автор К. Руденконың «ХІІ гасырга сәяхәт» китабын алды.
Чара өлкәннәр декадасына багышланган иде.