Азнакай интернат-йортында социаль-көнкүреш бүлмәсе ачылды

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Ул аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү өчен булдырылган. Шулай ук биредә хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла. Азнакайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр кулинария мәктәбендә авыр булмаган ризыклар һәм тәмле камыр ризыклары әзерләргә өйрәнәчәкләр.

Бүген кулинария түгәрәгенең беренче дәресе булды, анда «Грек салаты» әзерләнде.

«Социаль-көнкүреш бүлмәсендә шөгыльләнеп, социаль хезмәт алучылар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен яхшыртачаклар, ашарга пешерергә өйрәнәчәкләр, кулинария традицияләре турында беләчәкләр, шулай ук ялларын бик яхшы үткәрәчәкләр», – дип билгеләп үтә интернат-йортның хезмәт буенча инструкторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International