Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Гүзәлия Мостафина «Үзеңә үзең дизайнер» дигән дәресләр уздырды.
Социаль хезмәт алучыларның күбесенең үз бүлмәләрен бизәргә теләгән бик күп фотолары бар. Алар өчен фоторамкалар ясау идеясе туды. Эш һәркем белән аерым алып барылды.
Дәресләрдә 15 кеше катнашты. Нәтиҗәдә, рамкалар бик матур килеп чыкты. Интернат-йорт волонтерлары белән берлектә учреждение фойесында Өлкәннәр көненә фотокүргәзмә оештырылды.