1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар программасы планлаштырылган.
Әйтик, Халыкара өлкәннәр көненә интернат-йортта эчке волонтерлар тарафыннан фотозона һәм социаль хезмәт алучылар тарафыннан индивидуаль дәресләрдә ясалган оригиналь фоторамкалар күргәзмәсе әзерләнгән иде.
3 октябрьдә өлкән буын вәкилләре өчен Мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. «Ә тормыш гел матур булып кала» дигән бәйрәм чарасы өлкәннәр декадасына старт бирде.
Декада көннәрендә күп кенә концерт программалары, мастер-класслар уздыру, чәчтараш хезмәтләре күрсәтү, кинофильмнар күрсәтү, «көмеш» волонтерлар һәм хәйриячеләр визитлары, авылдашлар, элекке коллегалар белән очрашулар, өлкән яшьтәге кешеләргә бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшыру көтелә.