Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Көзге елмаю» конкурс-күңел ачу программасын оештырдылар.
Бәйрәмдә катнашучыларны учреждение директоры Тәнзилә Васильева котлады. Аннан соң өлкәннәр конкурсларда, биюләрдә, җырлар башкаруда актив катнаштылар. Хатын-кызлар кәбестә турады, ирләр бәрәңге чистарттылар, шигырьләр сөйләделәр һәм көз турында табышмаклар чиштеләр.
Халык уен кораллары көенә «көмеш» волонтер, хуҗалык буенча актив ярдәмче Владимир Долгих «Барыня» композициясен башкарды. Бәйрәм дәвамында җыелучылар рус һәм татар телләрендә җырлар җырладылар.
Соңыннан барысына да хәйриячеләрдән бүләкләр тапшырылды. Тәнзилә Васильева сүзләренчә, мондый чаралар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен бик мөһим – алар уңай эмоцияләр, үз сәләтләрен ачуга стимул ала, үзләренең кирәклеген тоя.