Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр бик теләп иҗат белән шөгыльләнәләр

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

«Иҗат шатлыгы» түгәрәге Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында бик популяр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үз сәләтләрен үстерергә һәм яңа талантлар ачарга мөмкинлек бирә торган төрле мастер-класслар үткәрә.

Социаль хезмәт алучыларның иң яраткан шөгыльләренең берсе – пластилиннан әвәләп ясау. Түгәрәктә катнашучылар үз вакытында гөмбә җыярга яратканлыктан, шушы көннәрдә пластилиннан тематик көзге әйберләр ясарга булдылар. Эшләр бик матур булып чыкты. Надежда Лепехина, Нина Майорова, Лариса Отставнова, Вера Запольская эшләнмәләре интернат-йортта өлкәннәр декадасына ачылган күргәзмәне тулыландырдылар.

Наталья Котова сүзләренчә, пластилиннан әвәләп ясау яшәүчеләрнең кулларының вак моторикасын, аларның сөйләм функциясен һәм хәтерен үстерүгә уңай йогынты ясый, шуңа күрә бу технологияне учреждениедә алга таба да кулланырга, камилләштерергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International