Буа интернат-йортында өлкәннәр декадасы кысаларында берничә чара үткәрелгән

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара үткәргәннәр. Шулай итеп, учреждениедә бәйрәм табыны, «Мин сине яратам, тормыш» әдәби-музыкаль кичәсе оештырылган. Шулай ук интернат-йорт белгечләре «Әкияттә кунакта» курчак театрын күрсәткән, социаль хезмәт алучылар күпләр яраткан «Сугышка картлар гына бара» фильмын караганнар.

Якшәмбе көнне, 2 октябрьдә, өлкәннәр катнашында шахмат-шашка турниры уза, өлкәннәр спорт-сәламәтләндерү чарасында катнаша. Җыр һәм музыка сөючеләр такмаклар кичәсенә һәм бию чарасына бик шатлана.

Чараларның максатлары – уңай кызыксынулар формалаштыру һәм психоэмоциональ халәтне яхшырту. Социаль хезмәт алучылар бик күп уңай эмоцияләр алган һәм вакытны күңелле үткәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International