Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Бию батлы» дигән чара узган. Өлкәннәр бию бәйгесендә бик теләп катнаштылар һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Социаль хезмәт алучылар ике командага бүленде. Тамашачылар костюмнар, командаларның хәрәкәтчәнлеген, татулыгын бәяләде.
Катнашучылар ике юнәлештә ярыштылар: «Дөнья халыклары биюләре» һәм «Заманча бию».
«Бүген яшь чакта дусларым белән күрше авылга биюгә баруыбызның искә төшердем», – дип әйтте интернат-йортта тәрбияләнүче Шахнина Полина.
«Бию батлы» олыларга бик күп уңай эмоцияләр бирде. Учреждениедә яшәүчеләр бию кичәсендә кабат очрашырга һәм яшьлекләрен искә төшерергә теләк белдерделәр.