ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Актив озын гомерлелек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 24 октябрьдә «Җылы очрашулар» клубының төркемле дәресе узды, анда 5 өлкән кеше һәм «көмеш» волонтер катнашты. Бу клуб Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе базасында эшли.


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Минзәләдә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак белән рәсем ясау буенча кызыклы дәрес узды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ир-атлар модасы кичәсе оештырылды. Чараны социаль хезмәтләр алучы Рамил Кәлимуллин үткәрде.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан даими рәвештә чаралар үткәрелә.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрү кысаларында психолог Наталья Самаркина төймә терапиясен уңышлы куллана.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Кичә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә булып кайттылар. Анда алар өчен чүлмәк ясау һәм балчык буенча рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Оста куллар» дигән мастер-класс узды. Чараны Буа шәһәре Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының «көмеш» волонтеры Галина Сенчукова үткәрде.


14
октябрь, 2022 ел
җомга

Россиядә ел саен 15 октябрьдән ак кул таягы айлыгы үтә. Бу чорда күрмәүче кешеләрнең проблемалары турында җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан семинарлар, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр һәм башка чаралар оештырыла.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә кунакка килделәр. Алар кәгазьдән чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ул аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү өчен булдырылган. Шулай ук биредә хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла. Азнакайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр кулинария мәктәбендә авыр булмаган ризыклар һәм тәмле камыр ризыклары әзерләргә өйрәнәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International