26 октябрьдә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре 2 нче лицей волонтерлары белән берлектә «Көйне белегез» дигән музыкаль-күңел ачу уены уздырдылар.
Катнашучылар ике командага – «Белгечләр» һәм «Музыкантлар»га бүленде. Чара өч турдан һәм суперуеннан торды. Танылган халык җырлары яңгырады. Социаль хезмәт алучылар аларны бик теләп белделәр һәм кушылып җырладылар.
Чара катнашучыларга зур шатлык бүләк итте.