Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гимнастика көне үткәрделәр.
Гимнастика – ул тулы бер физик күнегүләр комплексы. Чараның мөһим максаты – социаль хезмәт алучыларны спорт белән шөгыльләнергә дәртләндерү һәм күнегүләрнең мөһимлегенә ышандыру.
Интернат-йортта яшәүчеләр нәфис һәм спорт гимнастикасы белән таныштылар, туп, тасма белән бию күнегүләре башкардылар. Шулай ук спорт эстафетасы да оештырылды. Өлкәннәр җитезлек һәм эрудицияләрен күрсәттеләр, яхшы кәеф алдылар.