Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә чираттагы дәрес узды.
Социаль хезмәт алучылар рәхәтләнеп миләш җиләкләреннән сәйлән ясау белән шөгыльләнделәр. Кирәкле материалны парк буйлап йөргәндә җыйдылар. Иҗат белән шөгыльләнгән арада миләш турында яраткан җырлар җырладылар.
Мондый дәресләр кулларның вак моторикасын, аралашу күнекмәләрен үстерә, өлкәннәрнең психоэмоциональ торышын яхшырта. Шулай ук сәнгать терапиясе чарасы хәтер терапиясе элементларын үз эченә ала.