Азнакай интернат-йортында бәйрәм чарасы уздырдылар

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Азнакайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Барлык халыклар да бердәм» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.

Чара бәйрәм тарихы турында сөйләшүдән башланды. Аннары өлкәннәр викторинада катнаштылар, милли көйләрне танып белделәр һәм дөньяның төрле халыклары көйләренә биеделәр. Рәсемнәр буенча төрле милләт костюмнарын да белделәр.

Мондый чараларның максаты – гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International