Менделеевск муниципаль районында пенсионерлар клубыннан сәләтле әбиләр «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар уздыралар. Чираттагы чара кысаларында өлкәннәр клуб җитәкчесе Людмила Афанасьева белән бергә балаларны кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәттеләр.
Кунаклар буш кул белән килмәделәр. Бүләк итеп алар тәрбияләнүчеләргә үз куллары белән ясаган сандык һәм чәй өчен тәм-томнар алып килделәр. Шулай ук Людмила Афанасьева приютка үзе ясаган курчакны бүләк итте.
Иҗади очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.