Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрне киносеанска чакырдылар

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Кинотерапия буенча дәресләр Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында зур популярлык казана. 7 ноябрьдә социаль хезмәт алучыларны «Неуловимые мстители» фильмын карарга чакырдылар. Бу кинокартина өлкәннәр һәм инвалидлар өчен чын бүләк булды.

Фильмны зур кызыксыну һәм игътибар белән карадылар. Аннары социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова җитәкчелегендә күргәннәре турында фикер алыштылар, яшьлекләрен искә алдылар.

«Кино һәм ретротерапия элементларын үз эченә алган мондый дәресләр яхшы нәтиҗә бирә. Өлкәннәр һәм инвалидлар позитивлыкка омтылалар, активрак аралаша башлыйлар. Кызыксыну булганда, тернәкләнү дә була», – ди Юлия Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International